Бәркәтә авылыннан 90 яшьлек Мөнәвәрә Нәҗип кызы Казанның "Ак барс" хоккей командасы өчен җан ата

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Бәркәтә авылыннан Хуҗиева Мөнәвәрә Нәҗип кызы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Мөнәвәрә Нәҗип кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова котлады. Рәмзия Шакировна  РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп истәлек бүләге тапшырды.

Мөнәвәрә Нәҗип кызы Бөек Ватан сугышы елларында башка иптәшләре кебек колхозла эшли. Аңа ир-ат эше дә башкарырга туры килә, җир дә сукалый, кул белән иген дә чәчә, фермада да хезмәт куя.

Мөнәвәрә әби боегып утыра торган кеше түгел, шук, шаян. Алар ире  Минәхмәт белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бу пар яшь вакытларында, хәзерге кебек  әйтсәк тамада булганнар, авылдагы бер чара да алар катнашыннан башка узмаган, халыкны мәзәкләре белән көлдергәннәр, җырлаганнар, гармунда уйнаганнар.

Мөнәвәрә әби белән Минәхмәт бабай үзара гына түгел күршеләре белән дә дус-тату яшиләр.Тырыш Мөнәвәрә әбинең кулыннан килмәгән эше юк, яшьлегендә, хәтта  балык тоту өчен ятьмә дә үргән. Яшь чагында әтисе тоткан балыкны ул саткан. Әле бүген дә хуҗалыкларында бозаулар асрыйлар, бакчаларында яшелчә үстерәләр.

Әле 90 яшендә дә Мәнәвәрә әби гармунда уйный, җырлый, татар халык көенә биеп тә җибәрә. Казанның "Ак барс" хоккей командасы өчен җан ата, барлык уенчыларын да белә, аларның җиңүләрен тели.

Ул үзенең озын гомерле булуының сере эш сөюдә,  җан тынычлыгында, активлыгында һәм позитив булуында дип саный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International