Чирмешәндә "Хуш Рамазан!" исемле мөселман Сабан туе узды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Чирмешәндә мөселман Сабан туе үтте. Инде алтынчы ел рәттән оештырылучы бу күркәм бәйрәмне Ураза гаете көнне, өйләдән соң оештырып ялгышмадылар, 25 июньдә көн чалт аяз булды.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлавы бар иде, аны башлыкның киңәшчесе Әмир Могыйзов җиткерде.
“Хуш, Рамазан!“ исемле Сабан туебызда меңнән күбрәк кеше катнашты. Кайберләре уеннарда көчен күрсәтеп алды. Ай буе ураза тотып сыналган бабайларда көч, җиңүгә омтылыш бар икән әле, чүлмәк ватканда агач колганы да сындырдылар.
Турникта тартылу, кул көрәштерү, шахмат, йөгерү, гер күтәрү, күзне каплап бүләк сайлау кебек ярышларда җиңүчеләргә бүләкләрне кызганмадылар. Көрәштә дистәләрчә егет катнашты. 
Быел районда беренче Сабан туена район благочинные Серафим атакай да килгән, олылап, хөрмәт күрсәтеп килгән. Дуслык менә шулай ныгый. Кунак мөселман өммәтендәгеләргә котлау сүзләре дә ирештерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International