ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булып китте

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булып китте.

Ирек Фәйзуллин район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән райондагы төзелеш һәм ремонт эшләре белән таныштылар.

Төзелеш министрының эш визиты Кара Чишмә авылындагы, капиталь ремонттан соң ачылган мәктәп һәм балалар бакчасын караудан башланып китте.  Ирек Әнвәр улы Югары Кәминкә авылындагы терлекчелек комплексында, Әмир авылы клубында,  район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасында һәм район мәдәният йортында булды.

Төзелеш министры Югары Чегодай авылы  клубын ачу тантанасында да катнашты. Аннан соң кадетлар мәктәп-интернатындагы ремонт эшләре һәм Казанка авылында мәктәп төзелеше белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International