28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
Җитештерү үсеше хезмәт хәвефсезлеген тәэмин итүгә игътибарны тагын да арттыруны таләп итә. Хезмәт куркынычсызлыгы һәркемнең мәнфәгатьләренә кагыла: җитәкчедән алып, производство практикасын үтүчегә кадәр. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклап кына икътисадның югары үсешенә ирешеп була. Куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру - икътисад үсешенең төп таләпләре.
28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, “Һөнәри авыруларны профилактикалау” девизы астында предприятие, оешма һәм учреҗдениеләрдә бу көнгә багышлап семинарлар, «Түгәрәк өстәл», смотр-конкурслар уздыруны сорап мөрәҗәгать итәбез.