Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары мәктәп укучылары өчен музыка турында лекция-концерт циклы әзерләделәр. "Музыкаль инструментлар илендә" темасына чираттагы лекция-концерт 7 апрельдә Әккәрәй мәктәбендә узды. Яшь музыкантлар, воколистлар башкаруында төрле композиторларның әсәрләре яңгырады. Әккәрәй мәктәбе укучыларны кунакларны җылы кабул итте.