Чирмешәндә беренче аренда торагы файдалануга тапшырылды

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 22 февралендә Чирмешәндә төзелгән, ике катлы 16 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырдылар. “Аренда торагы“ программасы буенча. Аны җаваплылыгы чикләнгән “Төзүче“ җәмгыяте өлгерткән. Бу йорттагы 9 фатирны бюджет сферасында эшләүчеләргә бирделәр, калганнарында инвалидлар, шәхси эшмәкәрләр, авыр тормыш хәлендәгеләр, белгечләр торачак.

Килешү нигезендә, йорт ияләре аренда һәм коммуналь хезмәтләр өчен акча түләргә йөкләмә алалар.
Титов урамында салынган, Чирмешәндә мондый беренче аренда торагы, күренеп тора, сыйфатлы, матур итеп төзелгән. Коммуникацияләр сузылган, юллар ясалган, хәтта җиһазлар: гарнитур, диван, телевизор, газ плитәсе, кер юу машинасы да бар.
Район үзәгендәге “өй туе“нда, торак хуҗалыкларына тантаналы төстә ачкычлар тапшыру бәйрәмендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты, аны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.
Васил Шәйхразиевка аеруча төзелешнең сыйфатлы башкарылуы ошаган. -“Аренда торагы“ программасы бөтен җирдә яклау таба, фатир булдыру – һәр гаилә өчен мөһим фактор, - диде ул, фатирлар хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасында.
Чирмешәндәге әлеге йортта торучылар бер яки ике бүлмәле фатир өчен айга уртача 1700-3000 сум аренда акчасы түлиләр (бер квадрат метрның бәясе 50 сум).
Чирмешәндә арендага торак алырга теләүчеләр бик күп. Шуны истә тотып, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев әйтүенчә, алдагы елларда 16 квартиралы тагын 5 йорт төзергә проек эшләнә. Әгәр ул да программага керсә, янә дистәләп гаилә фатирлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International