2018 елның башына милек салымы буенча бурыч 2, 97 миллион сум тәшкил итә. Шуның 1,512 миллионы 2017 елдан калган, 1,458 миллионы үткән елларда җыелмаган бурычлар. Үткән елның бу чорында салым буенча бурыч ике тапкыр күбрәк, ягъни 5,8 миллион сум булган.
Ульяновка, Күтәмә, Иске Котыш, Яңа Кади авыл җирлекләре салымны тулысынча җыеп бетергән. Иске Кади, Туймәт, Югары Кәминкә, Мордва-Афонькәсе авыл җирлекләрендә бурычлар 5 мең сумнан да кимрәк калган.
Иң зур бурыч Чирмешән авыл җирлегендә - 1,777 миллион сум, бу район буенча бурычның 60 проценты. Бурычларны җыю буенча эш дәвам итә.