Объявления

18.04.2024 - Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде.
Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлылар бу ярдәмне  апрель ае пенсиясе белән  алдылар.
"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көненә  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш  инвалидларына Россия Социаль фонды бер тапкыр түләнә торган акча күчерә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы вакытларда фидакарь хезмәтләре өчен якташларыбызга чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә һәм  беркемнең  дә , бернәрсәнең  дә онытылмаганын  исбатларга  мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Акча алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза бирергә һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәде. Җиңүнең 79 еллыгына түләү Татарстан Социаль фонд базасында булган мәгълүматлар нигезендә  гражданнардан гариза кабул итмичә генә билгеләнде.

***************************************************************************

11.04.2024 - 2023 елда Татарстанда 1500 кеше озак еллар эшләп туплаган стаж өчен вакытыннан алда пенсиягә чыкты.

2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә  билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен  стаж исәпләгәндә,  Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән  чорлар,  шулай ук түбәндәге периодлар  гына кертелә:
•    вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты;
•     чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары;
•    хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала. 
Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган  стажга  кертелми. Әлеге  чорлар:
•     яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү;
•    хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау;
•     эшсезлек буенча пособие алу периоды. 
"Күпме  стаж тупланганын белү  өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар.  Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен   вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.

****************************************************************************
 

02.04.2024 - Россия Социаль фондының Татарстан   бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга  өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән

       Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
      Айга дүрт көн тәшкил иткән  шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә  алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә. 
       Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми. 
       "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен  туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне  бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.
          Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк.
          Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

===================================================================

01.04.2024 - 1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде

       Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне  пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле  түләнә.
        Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде:
•    Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
•    «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, «Камалган Севастопольдә яшәүче» билгесе яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; 
•    чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр;
•     радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары;
•     космонавтлар һәм очучы-сынаучылар;
•     кайбер башка гражданнар.
     Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк.
       "Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне  өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде.  Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне  7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

===================================================================

28.03.2024 - 2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:
- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
 - бердәм пособие билгеләү;
 - ана капиталы чаралары белән эш итү.

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.

Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.

«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен  һәркем үзе  сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш,  контакт-үзәк операторы  көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).


====================================================================

26.03.2024 - Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча 298 меңнән артык пособие түләгән
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү  пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.
Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә,  мәгълүматны тутырганда  хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.

==================================================================

21.03.2024 - Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә   бер тапкыр бирелә торган пособие алган

        Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

         Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә  бер тапкыр бирелә торган пособие-   балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган  ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

         Ярдәм  бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә. 
Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә..

          «Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гаилә гариза белән Татарстан Социаль фондының яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, калган документларны безнең белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар.  Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин, әмма бу очракта  уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Игътибар! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк.
    
          Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кергәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса,  пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.


====================================================================

19.03.2024 - 2024 елда Татарстанда 7 меңнән артык хатын-кыз бала табу сертификатлары буенча хезмәтләрдән фйдаланды

Агымдагы елда  Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.

Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.

Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук   бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә.
"Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә  мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм  контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1  телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай)


====================================================================

14.03.2024 - Социаль фондның Татарстан бүлеге 2024 елда балалары булган 42,5 мең гаиләгә бердәм пособие билгеләде

2024 ел башыннан  Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге  42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага  бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга  Татарстан  Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә.  Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә.  Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга  тиеш.
Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан  бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк. 
Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы   12 741,00 сум тәшкил итә.
«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була: (шалтырату бушлай).

=====================================================================
 

12.03.2024 - Татарстанда 2000 нән артык гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан
Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.
Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган,  1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән. 
«Республикада ана капиталын файдалану буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе - торак шартларын яхшырту,  программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 300 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә алалар. Шулай ук йортны кредит  алмыйча, ана капиталы акчасына гына  төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын- мәсәлән, таунхауслар - берничә гаиләгә каралган торакны яисә дуплексларны  - ике гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә  һәм төзүгә акча юнәлдерә алалар”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга  балага өч яшь тулгач файдаланырга  мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта  бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була.

Ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны Социаль фондка Дәүләт хезмәте порталы аша яисә кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен Социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).
***********************************************************

06.03.2024 - Татарстанлылар 2024 елда картлык буенча пенсияне проактив рәвештә рәсмиләштерә ала

        Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча  дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.       
         
         Иминият пенсиясен мондый форматта билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт стажы һәм булачак пенсиянең күләме турыдан-туры бәйле индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булуы мөһим.        
                  Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин.
                   Мәгүлүматлар тулы булмаган очракта,  стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып,  шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр барысы да дөрес булса, пенсия өстәмә документларсыз гына проактив режимда исәпләнә.
           " Шәхси счетта барлык кирәкле мәгълүматлар тупланып,  гражданин автомат режимда пенсия билгеләүгә ризалык биргән очракта,  картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында карар пенсия билгеләүне сорап язылган гаризаны теркәү вакытыннан соң нибары өч сәгать дәвамында чыгарыла, шуннан соң гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына тиешле хәбәрнамә җибәрелә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
          Исегезгә төшерәбез, 2024 елда 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булган,  58 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 63 яшь тулган ир-атларга картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә.
***********************************************************

04.03.2024 - Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала

            Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.
                 Картлык  буенча иминият  пенсиясенә  «авыл» өстәмәсе  2033,72 сум,  ягъни   быел   8 134,88 сумга җиткән  теркәлгән  түләүнең  25%ын  тәшкил итә,  ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.
           Әгәр  пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә. 
            Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.
«Өстәмә тиешле вазыйфаларда тиешле стажны туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла. Пенсия билгеләгәннән соң эшләүне дәвам итүче авыл пенсионерлары игътибарына:  авыл стажы өчен  өстәмә түләү  эштән туктаган пенсионер  гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына  билгеләнә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
           «Авыл» стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр  элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы яисә балык үрчетү өлкәсендәге һөнәр һәм вазифаларда эшләгән  чорлар кертелә.
          Һөнәрләр  белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр бар: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да кертелгән.
           Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай).
***********************************************************

29.02.2024 - Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде

         Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә  рәсмиләштерелде.
                   Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша  түләү билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.
              Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,  Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.
          "Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кабат исәпли һәм аларга социаль пособиеләр билгели.  Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы- шундыйлардан. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
          Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә.  Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта элек билгеләнгән пенсиягә  автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
                   Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга була. (шалтырату бушлай).
***********************************************************
 

27.02.2024 - Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды

        2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

         «Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең  категориясенә һәм оешма төренә карап,  түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы  буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
           
          Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында   тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне  мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.

***
20.02.2024 - 2023 елда Татарстанда яшәүче 32 мең инвалид техник тернәкләндерү чараларын электрон сертификаттан файдаланып сатып алды


2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек  техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка  Социаль фондның  төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
Электрон сертификат гражданнарга тернәкләндерү һәм реабилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен тиз арада сатып алырга мөмкинлек бирә.
"Татарстанлылар электрон сертификат ярдәмендә күпчелек очракта абсорбацияләүче киемнәр, подгузник, трость, ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, протез-ортопедия әйберләре һәм кресло-коляскалар сатып алалар. Узган елның июнендә электрон сертификатның мөмкинлекләре киңәйтелде, ә техник тернәкләндерү чаралары исемлегенә югары һәм түбән очлыклар протезлары да кертелде. Бүген сертификат ярдәмендә заказ буенча эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп 270 төр тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин. Россия Социаль фонды махсус әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен техник тернәкләндерү чараларының электрон Каталогын эшләде. Электрон сертификат буенча аларны 8 көн эчендә алырга мөмкин,ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалидлыгы булган кешеләр, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авырулар алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк аша яки Социаль фондның клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин. Мәҗбүри шарт - "МИР" түләү системасының банк картасы булу. 
Сорауларыгыз булган очракта сез, 8 800 10 000 01 телефоны аша шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).
***
 

15.02.2024 - 2023 елда Татарстанда яшәүче 2,5 мең кешегә пенсия тупланмалары акчалары бирелде

Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук  варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын  күчерде. 
Исегезгә төшерәбез, 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда пенсия тупланмалары формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002-2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда; шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен  формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин.
Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган гаризада күрсәтелгән  кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта  хокук  варислары  булып закон буенча туганнар санала. Беренче чиратта - балалар, ир яки хатын, ата-аналар; икенчесендә - абый-энеләр,апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар. 
"Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/), Социаль фондның  теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән  мөрәҗәгать итәргә кирәк,- дип билгеләп үтте Татарстанның Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин.
Игътибар!  Мәрхүмнең вафатыннан соң ярты елдан артык вакыт узган булса, мөрәҗәгать итү вакыты бары тик суд тәртибендә генә яңадан кайтарылырга мөмкин.
Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк:
- хокук варисы шәхесен раслый торган документ (паспорт);
-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документ (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, ЗАГС органнары белешмәсе һ.б.);
 - үлем турында таныклык (булган очракта); 
 - хокук варисына акча күчерү өчен реквизитлар. 
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга мөмкин. 
***
 

12.02.2024 - 2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды.

        2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы  Россия Социаль фондының тернәкләндерү  үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының  «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки»  (Әстерхан шәһәре) ,  «Волга»  (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе),  «Волгоград»  (Волгоград шәһәре),  «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
        Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган  хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында  күрсәтелгән булырга тиеш.
      "Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып,  шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу ,  реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп,  шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
         Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.

***

8.02.2024 - 129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән.

       Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы  эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар.   Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен  бирелә. 
       Татарстанның Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбясендә торучы 129 805 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1,2 мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.
      Татарстан Социаль фонды  түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. Кайбер очракларда моның өчен табибның  инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм каралучының элеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә.  Тәрбияләүченең эшләмәве,  пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр ала алмый дигән мәгълүматлар-шундыйлардан. 
     "Инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты  эшләүче гражданнарның стажына кертелә һәм суммасы булачак пенсия күләменә  бәйле пенсия коэффициентларын арттырачак. Тулы ел дәвамында  хезмәткә яраксыз кешене карау  1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж  бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

***

05.02.2024 - Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе 

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.
Пенсия белән тәэмин ителеш 
Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.
 2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде. 
2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр  МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә  рәсмиләштерелгән.
 2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар),  хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60  сум тәшкил итте.
Производствода  бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү
 2023 елда ташламалы категорияле 1,3 мең кешегә 87,0 млн. сумлык шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән.
 Производствода бәхетсезлек очрагына юлыккан яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә сәламәтлеге зарарланган 1,5 мең хезмәткәр чыгымнарының гомуми суммасы 93,1 млн. сум тәшкил иткән тернәкләндерү үзәгенә юлламалар белән тәэмин ителгән,
Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән 6,3 мең кешенең өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри чыгымнарына Россия Социаль фонды 325,1 млн.сум өстәмә  түләү җибәрде.
1 меңнән артык зыян күрүче дәүләт контрактлары кысаларында 54,7 млн. сумлык реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр (ПОИ) белән тәэмин ителде, ә 40 зыян күрүчегә кирәкле модификация автомобильләре ачкычлары тапшырылды.
2023 елда Социаль фонд бүлеге Татарстанның ике предприятиесе «КАМАЗ» һәм А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында зарарлы производствода һөнәри авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләренең сәламәтлеген мониторинглау буенча сынау проектында катнашты.
 Һөнәри авыруларның иртә билгеләре ачыкланган хезмәткәрләргә Социаль фонд бүлегенең реабилитацияләү үзәкләрендә профилактик дәвалау үтү мөмкинлеге бирелде. Проект нәтиҗәсе буенча дәваланучы күпчелек хезмәткәрләрдә сәламәтлекнең яхшыруы күзәтелде.
СВО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары
 2023 елда Россия Социаль  бүлеге «Ватан сакчылары»   махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек  турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән 
гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.
 Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә  айлык пособие билгеләнде.
Бердәм пособие
 2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы эшли - бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 209 275 бала элеге пособиене ала. Пособиеләр түләүгә 18,9 млрд. сумнан артык акча җибәрелде.
Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме регионда балалар өчен яшәү минимумының зурлыгына бәйле, ул 1 февральдән артачак һәм яшәү минимумының 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме түбәндәгечә:  50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум.
Ана (гаилә) капиталы
Ана капиталы - балалар туганда социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Соңгы өч ел дәвамында сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд органнары тарафыннан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелде (2023 елда - 23,3 мең сертификат). 2020 елдан башлап сертификатлар,  яңа туган сабыйның СНИЛСы кебек үк,  проактив вариантта рәсмиләштерелә һәм ике документ та дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.
Программа гамәлгә кергәннән алып бүгенгәчә ана капиталы күләме 3 тапкырга арттырылды, 1 февральдә ана капиталы яңадан 7,4% ка индексация көтә. Беренче балага аның күләме- 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.
 Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособие
 2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие  билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка  хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.
2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
 2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.
 Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге  бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.
 Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче 30 меңнән артык хезмәткәргә 304,3 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. Түләү күләме, медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 2 205,1 млн. сум .
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү
 2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның 
электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.
2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).
 Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары ,  стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча  белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.
Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып,  үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда,  эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.
2024 елда мөһим үзгәрешләр 
-Туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк. Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә
 -2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнгән. Индксация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме 8 134,88 сум,  пенсия коэффициенты - 133,05 сум тәшкил итте. 
-Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы: 
 - иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) - 122 807,79 сум;
 - иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) - 98 246,23 сум;
 - иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) - аена 73 684,67 сум.
 -Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.
-Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.
 -Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар)  ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә алалар.  
 -Бала 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие пособиегә хокуклы  затлар  тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.
- Ана капиталына хокук хәзер  Россия гражданы булып туган баланың   Россия гражданлыгы булган ата-аналарына гына бирелә.
-Ана капиталы ачасын  торак шартларын яхшырту максатларында блокланган төзелеш йортын реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды.

***
 

26.01.2024 - Татарстан Социаль фонды Гаилә елына багышлап бушлай «кайнар линия» үткәрә

       27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә  “ кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк. 
       Социаль фондның төбәк бүлеге белгечләре бердәм пособиегә,  бала тууга бәйле   түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, ана капиталы чаралары белән эш итүгә, хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм  1 төркем инвалидларны карау буенча түләүләргә, башка социаль түләүләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
       Моннан тыш, Россия Социаль фондының ның 8-800-10-000-01 (шалтырату бушлай) телефоны  буенча бердәм контакт-үзәге (шалтырату бушлай) эшен дәвам итә, анда үзәк операторлары гражданнарны пенсия белән тәэмин итүгә, инвалидлыкны  яки шифаханәләргә юлламаларны рәсмиләштерүгә, бирелгән гаризаның статусын ачыклауга кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияләр бирә.
***
 

25.01.2024 - Татарстан Социаль фонды 2023 елда финанс грамоталылыгын  күтәрү буенча 1000 нән артык чара үткәрде


Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.
Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.
«Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.
Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.


24.01.2024 - Миллионнарча татарстанлылар гыйнвардан Россия Социаль фонды түләүләрен арттырылган күләмдә ала

     Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.
      Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә,  планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык  пенсионерга да кагылды.
       Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.
       Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер  200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли  торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.
       Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.
      Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 20 меңнән артык баланың  ата-анасы ала.
 

17.01.2024 - Татарстан Социаль фонды яңа елда бердәм пособиене озайтуга гаризалар алуны дәвам итә

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча  бердәм  пособие 12 айга  билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә  бер ай кала да эшләргә мөмкин.  2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта,  ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне  хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.
Беренче билгеләгәндәге  кебек үк, пособиене озайтканда,  гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек  өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән  гадәти срокларда алачак.  Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак. 
Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул  балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.
 Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул,  пособиенең нинди нигездә  билгеләнүенә карап,  балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.

15.01.2024 - Быелдан башлап яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие ата-ана эшкә чыккан очракта да түләнәчәкяисә

2024 елдан яшь  ярымга кадәрге  баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
Үзгәрешләр  бала тапканчы рәсми эш урыннары булып,  баласына яшь ярым булганчы   эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.
"Бу елдан башлап баласына  яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә,  хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие  гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ  шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.
 

09.01.2024 - Татарстанда 549 меңнән артык хезмәткәр электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән.


Татарстанда хәзерге вакытка 443 меңнән артык кеше хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына (ЭТК) остенлек биргән. Бу 2020 елдан башлап шулкадәр хезмәткәр үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында язмаларны электрон формага күчерү турында гариза язган дигән сүз. Әлеге санга беренче тапкыр эшкә урнашканда электрон кенәгә ачылган 106 меңгә якын татарстанлы өстәлә. Нәтиҗәдә, электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән татарстанлыларның гомуми саны  549 мең кешегә җиткән.
 Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе дип хезмәткәрләр мәгълүматларга даими керә алуны атыйлар. Мәгълүматларны санаулы минутларда "Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Кабинет белешмәне өземтә рәвешендә алырга һәм аның буенча кенәгәгә кертелә торган кадрлар үзгәрешләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Күпчелек эшчеләр өчен электрон хезмәт кенәгәсе эшкә урнашканда белешмәләрне дистанцион рәвештә җибәрү мөмкинлеге бирә. Выписка цифрлы имза белән раслана һәм юридик яктан кәгазь кенәгәгә тигез итеп санала. Шуңа күрә документны эш бирүчегә теләсә нинди уңайлы ысул белән,шул исәптән электрон почта аша да җибәрергә мөмкин.
  Электрон кенәгәдәге мәгълүматларның кәгазьдәге форматы кирәк булган очракта, мондый документны Социаль фондта  алырга була. Ул республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә дә бирелә. Белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслыйлар.
 "Электрон кенәгәдәге мәгълүматны эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик  эш бирүче үзендә эшләгән эш чорлары турында гына мәгүлүмат бирә ала. Техник мөмкинлекләренә карап, эш бирүчеләр мәгълүматны электрон рәвештә яки кәгазь вариантта бирәләр”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашканнарның хезмәт кенәгәсе бары электрон рәвештә, кәгазь версияне рәсмиләштермичә генә алып барыла. Хезмәт кенәгәсе форматын әлегә сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли ала. 
Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләргә дә уңайлы булган цифрлы инструмент  булып тора. Ул һөнәри эшчәнлек турындагы мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек бирә һәм мәгълүматның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан арындыра. Эш ирүче мәгълүматларны Социаль фондка тапшырганнан соң берничә көн эчендә кадрлар  үзгәреше турындагы белешмәләр электрон хезмәт кенәгәсендә чагылыш таба .

15.12.2023 - Татарстанлылар Пенсия тупланмаларын   башка фондка күчерү турындагы  карарларын декабрь ахырына кадәр үзгәртә алалар

       Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр  фикерләрен  үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар. Моның өчен Россия Социаль фондына(СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.
       Хәбәрнамә пенсия тупланмаларын Россия Социаль фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, бер дәүләтнеке булмаган фондтан икенче  дәүләтнеке булмаган фондка яисә дәүләтнеке булмаган фондтан социаль фондка күчерүне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә. 
      Пенсия тупланмалары белән кем идарә итүен һәм фондны алыштыру турында гариза бирелгәнме икәнен Дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинетта яки Социаль фондның клиентлар белән эшләү  офисларында белергә мөмкин.
     Тупланмаларны Фондлар арасында күчерү турында гаризаларны кабул итү 2 декабрьдә тәмамланды. Якынча мәгълүматларга караганда, быелның 11 аенда татарстанлылардан 6 меңнән артык гариза кабул ителгән.
      Социаль фонд пенсия тупланмаларын вакытыннан алда күчерергә карар кылган барлык татарстанлыларны инвестиция керемен югалту куркынычы барлыгы турында кисәтте.  Тупланмалар бер фондта 5 елдан кимрәк  сакланган  һәм шул вакыт узганчы башка фондка күчерелгән очракта закон нигезендә инвестиция керемнәре тотып калына.
 

11.12.2023 - Ана капиталын кулланмаган гаиләләр сертификатка 7,5% ка индексация алачак.

       Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.  
       Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне  максималь үсеш  көтә. Алар өчен сумма  44 мең сумга артачак.   Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту  58 мең сум тәшкил итәчәк.
        Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр  өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса,  бу сумма февральдә 7,5% ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак. 
       Файдаланылмаган  ана капиталы суммасы турында мәгълүматны ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында ала алалар. Социаль фондның бу  сервисы һәрвакытта да гаилә программаның гамәлдәге юнәлешләренә юнәлтә ала торган чаралар турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.
         Исегезгә төшерәбез, аның шартлары буенча ана капиталы елына бер тапкыр фактик инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнергә тиеш. Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, ул бу ел ахырына 7,5% тәшкил итәчәк. 
1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.
 

04.12.2023 - Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын күтәрү  кампаниясе  башлана.

      4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр,  пенсия хокуклары, аларның  формалашу тәртибе белән таныштырачаклар, булачак пенсия турында яшьтән үк  кайгырту һәм "ак хезмәт хакы" алып эшләү кирәклеге турында сөйләячәкләр.
      "Пенсион грамоталылык көннәре" мәгълүмат кампаниясен ел ахырына кадәр дәвам итү планлаштырылган, әмма укучы яшьләр арасында аңлату эшләре даими алып барыла. Аның максаты - пенсия һәм финанс культурасын формалаштыру, һәркемгә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңлауга ирешүдә ярдәм итү. Узган елда гына да республиканың меңләгән уку йортларында дәресләр үткәрелде,  30 меңгә якын укучы һәм студент белем алды”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
        Исегезгә төшерәбез, белем алучы укучы яшьләр өчен Россия Социаль фондының рәсми сайтында Укучыларга пенсия турында дигән интернет – ресурс эшли, анда Россия пенсия системасының  төзелеше һәм булачак пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч мәгълүмат бирелә.
 

31.10.2023 - Социаль  фонд 2022 елдан алып бүгенгәчә инвалидлык буенча 14 меңнән артык пенсияне гариза кабул итмичә  билгеләгән.

31.10.2023 - Татарстанда 2022 елда  инвалидлык буенча  9 меңгә якын пенсия гражданнардан гариза алмыйча гына билгеләнгән.

Узган елда Татарстанның социаль фонды  пенсия яшенә җитмәгән  гражданнарга  инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.
          Социаль фонд  пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык  алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның  дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша  пенсия билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.
           Социаль фонд моңа кадәр  билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди  ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр  фонд линиясе буенча  түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның  законлы вәкиле  эшли ала.
           Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыклары булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа,  өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе  һәм  картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
 

24.10.2023 - Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте.

23.10.2023 - Татарстан  буенча Социаль фонд бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

20.10.2023 - ҖИРЛӘҮ ӨЧЕН СОЦИАЛЬ ПОСОБИЕ ТҮЛӘҮ.


 

17.10.2023 - Татарстанда 1000 якын әти бала карау ялын рәсмиләштергән.

09.10.2023 - Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары.

28.09.2023 - Татарстанда 17 мең күп балалы ана пенсияне пенсия яшенә җиткәнче ала.

04.09.2023 - Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары: тәэмин итү үзенчәлекләре

Соңгы яңарту: 2024 елның 24 апреле, 11:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International