Керкәле - монда безнең тамырларыбыз!
29 июльдә Керкәле авылында "Кече авыллар" проекты кысаларында узган якташлар очрашуына Татарстанның төрле төбәкләрендә гомер итүче кунаклар җыелды. Читтә яшәсәләр дә алар туып-үскән авылларын онытмыйлар.
Очрашу Казанда яшәүче Газыймов Алмаз Фәраш улы һәм Югары Кәминкә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдиме белән оештырылды.
Кунаклар көндез авыл зиратында булдылар, анда өмә оештырдылар. Ә кич белән авыл мәдәният йортында "Моңнар кайтсын авылга" исемле концерт карадылар.
Бәйрәм турында мәгълүматны http://https://vk.com/club131388615 шуннан күреп була.
Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина.