Яшьләрнең ял итү үзәге "Кояшлы" ял лагеренда кунакта

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Балачак иң матур вакыт!  Балаларга каникулларын күңелле үткәрү өчен мөмкинлекләр бар.  Шундый мөмкинлекнең берсе,  "Кояшлы" ял лагере.

Бүген анда балалар икенче сменада ял итә. Ял итәргә һәм күңел ачарга бөтен мөмкинлекләр дә бар.  Яшьләрнең ял итү үзәге бер көнне анда кунакка барырга булды. Без балалар белән патриотик темага чара уздырдык.  Анда балалар герб рәсеме ясадылар, блиц сорауларга җавап бирделәр, илебезнең географиясен белүләрен күрсәттеләр, рәхәтләнеп биебедәр.

Ахырдан без балаларга тәм-томнар тараттык, ә алар безгә флешмоб биеп күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International