Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе

2016 елның 26 августы, җомга

Үткән ел белән чагыштырганда, быел районда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре яхшырак, әмма күп фәннәрдән укучыларның баллары республика күрсәткечләреннән калыша. Нәтиҗәдә безнең район “Югары сыйфатлы белем бирү” рейтингында 36 урында тора.

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнары көнүзәк мәсьәлә  булды. 

Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов узган уку елына йомгак ясады. Бүген районда 47 мәгариф оешмасы: 26 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы исәпләнә. Мәктәпкәчә  учреждениеләрдә 643 бала тәрбияләнә, ә гомумән, районда мәктәпкәчә яшьтәге 1389 сабый  бар. Балалар бакчасына 113 бала чиратта тора. Бүген район үзәгендәге “Ромашка” бакчасында  капиталь ремонт бара. Ул ачылгач, бу проблема хәл ителәчәк. 

Яңа уку елында беренче класска 207 бала киләчәк, ягъни узган ел белән чагыштырганда 34 балага әзрәк. 

-9 класс укучыларының да төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре куандырмый, - диде Илдар Гайсә улы. –Математика һәм рус теленнән кала барлык фәннәрдән дә уртача балл үткән елгыдын түбән яки шул дәрәҗәдә. 37 укучы математикадан, алтысы рус теленнән беренче тапкырдан имтихан бирә алмаган. Шуларның бишесе ике фәннән дә тиешле балл җыймаган. Алар көзгә имтиханнарны тагын бер кат  тапшырачаклар, ә калганнарга  июнь аенда икенче тапкыр сынауда, уңай билге куйганнар.

11нче классны тәмамлаучылар барысы да аттестат алган. Рус теленнән һәм биологиядән укучылар баллары республиканыкыннан да югарырак. Җиде укучы 90нан күбрәк балл җыйган. Рус теле һәм математика буенча Иске Үтәмеш, Әккәрәй һәм Лашман мәктәпләре иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр, Иске Кади мәктәбе артта калучыларның берсе. 

Яңа уку елында һәр мәктәптә  аеруча математика, физика,химия, биология фәннәре буенча белем бирүнең сыйфатына  җитди игътибар бирелергә  тиеш,  диелде киңәшмәдә.

 

Казаннан килгән кунак,  республиканың  Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Илдар Яруллин да  район мөгалимнәрен белем бирүнең сыйфатын үстерү өстендә эшләргә өндәде. 

-Район укытучыларының рейтингын төзергә кирәк, - диде ул  чыгышында.- Кем ничек эшли, кем  районны артка тарта - рейтинг барысын да күрсәтә. Нәтиҗәләр буенча, чаралар күрергә мөмкин.

Конференциядә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да әлеге проблеманы читләтеп  узмады. Җәмгыятьтә укытучының ролена тукталды һәм аның төп бурычы - сыйфатлы  белем бирү дип билгеләде.

-Районда белем бирү  өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары  төзибез, искеләрен ремонтлыйбыз, җиһазлар белән тәэмин итәбез. Районның педагогик коллективы  да яхшы, арагызда үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар бик күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма тагын да күбрәк  тырышырга, күбрәк хезмәт куярга кирәк, -диде район җитәкчесе.

 

Ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәп коллективлары, аерым укытучылар бүген Грамоталарга һәм бүләкләргә лаек булдылар. Традиция буенча, август киңәшмәсендә лаеклы ялга китүче укытучыларны да бүләкләделәр. Район педагогларына яшь белгечләрне дә тәкъдим иттеләр. Яңа Элмәле мәктәбе һәм “Чишмәкәй” балалар бакчасы 2015 – 2016 уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип табылып,  район башлыгының  Грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа уку елына иң яхшы әзерләнүче дип Иске Котыш мәктәбен атадылар.  Балалар бакчалары арасында иң яхшы әзерләнүче – Ивашкино  бакчасы.

Сүз уңаеннан, район мәктәпләре оештырган ярминкәдә бүген бик күп чирмешәнлеләр товар сатып алды. Анда мәктәп яны участокларында устерелгән яшелчә, җиләк – җимеш, пешерелгән камыр ризыклары, кул эшләнмәләре, кайнатмалар- барысы да бар иде.

Милли мәгариф.

    Чирмешән муниципаль районында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру буенча милли белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр бар.

     Бүгенге көндә төрле телләрне өйрәнүдә, балаларда икетеллелекне үстереп, шәхес тәрбияләүдә мәктәп зур урын алып тора.

      Статистик мәгълүматларга караганда, район    мәктәпләрендә  барлыгы  2336  укучы  белем  ала, аларның  милли составы түбәндәгечә: татарлар (51,7%), руслар (19%),  чувашлар – ( 24%), мордвалар - ( 2,5%), һәм башка  милләт   халкы.

     Районда  26 гомуми белем бирү учреждениесе бар . Шуларның  11 се татар  мәктәбе. 6 чуваш мәктәбе, 9 сы - рус мәктәпләре.

     Барлык  укучылар  да  дәүләт теле буларак татар һәм рус телен өйрәнәләр

Уку һәм тәрбия процессын уңышлы оештыру, татар телен өйрәнүгә уңай шартлар булдыру максатыннан районның барлык мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбияты кабинетлары җиһазландырылган. Укыту – методик һәм күрсәтмә материал, техник, мультимедиа җиһазларын район укытучылары киң куллана.

      Шулай ук укытучыларыбыз укучылары белән берлектә республика, халыкара, Рәсәй күләмендә үткәрелүче төрле бәйгеләрдә актив катнашып җиңүче, призёр дипломнары белән кайталар. Мәсәлән, Илһам “Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Кармыш мәктәбе укучысы Гиниятуллина Язилә, Лашман урта мәктәбеннән Газимҗанова Гөлинә , Газимҗанов Нурфат Республикада 1 урынны яуладылар. Гаяз Исхаки исемендәге 3 республикакүләм фәнни-практик конференциядә Бәркәтә урта мәктәбе укучысы Мусина Флүзә беренче урынга лаек булды. Башка мәктәпләрдән дә укучылар бик күп кенә фәнни-практик конференцияләрдә катнашып призлы урыннар алдылар.

      Әлеге бәйгеләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар бик теләп катнаштылар , һәм нәтиҗәсе дә шатланырлык булды. Мәсәлән, “Илһам “Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Кармыш мәктәбе укучысы Гиниятуллина Язилә, Лашман урта мәктәбеннән Газимҗанова Гөлинә , Газимҗанов Нурфат Республикада 1 урынны яуладылар. Гаяз Исхаки исемендәге 3 республикакүләм фәнни-практик конференциядә Бәркәтә урта мәктәбе укучысы Мусина Флүзә беренче урынга лаек булды.Башка мәктәпләрдән дә укучылар бик күп кенә фәнни-практик конференцияләрдә катнашып призлы урыннар алдылар. (СЛАЙД)

              Милли мәгарифнең торышы, аның киләчәге турында  борчылып сөйләгән заманда, мәктәпләребездә туган телебезне тиешенчә укыту өчен алшартлар бар. Укытучыларыбыз  заман белән бергә атлый, үз белемнәрен күтәрә, һөнәри бәйгеләрдә даими катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2016 елда тел укытучыларының Бөтенроссия “Мастер-класс” бәйгесенең республика этабында Яңа Элмәле чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Анатольевна Захарова республикада җиңү  яулады.

 Татар теле һәм әдәбиятыннан ,чуваш теле һәм әдәбиятыннан район һәм республикакүләм олимпиадаларда укучылар үзләренең белемнәрен  күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Татар теле һәм әдәбиятыннан 5 укучы- призер, чуваш теленнән -1укучы җиңүче дип табылды.

Республика олимпиадаларында катнашучы   укучыларның

татар  теленнән олимпиада  нәтиҗәләре  2015- 2016  уку  елы.

                         

 

Укучының  исеме, фамилиясе

класс

статусы

Укытучының  исеме,  фамилиясе

Гомуми  белем  бирү  мәктәпләре

1.

Гатина Гөлназ

11

призер (татар әдәбияты)

Юнысова Ф.Х.

Лашман урта мәктәбе

2.

Галимова Инзилә

9

призер(татар теле)

Котбиева М.В.

Чирмешән лицее

3.

Мөхәммәтшина Мәдинә

6

призер (татар теле)

Котбиева М.В.

Чирмешән лицее

4.

Капитонова Альбина

5

призер(татар теле)

Мифтахова Л.Г.

2 санлы Чирмешән урта мәктәбе

5.

Круговова Наталья

8

призер(татар теле)

Талипова Н.К.

Чирмешән кадет-интернат мәктәбе)

Республика олимпиадаларында катнашучы   укучыларның

чуваш  теленнән олимпиада  нәтиҗәләре  2015- 2016  уку  елы.

 

Класс

ФИО

            место 

   Школа

ФИО  учителя

районный

республиканский

1.

11

Скворцова Ю.

Победитель.

Победитель.

МБОУ  «Новоильмовская СОШ»

Захарова М.А.

 

Шулай ук 19- 22 апрельдә     татар теле һәм әдәбиятыннан  IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы үтте.500 укучы арасыннан Чирмешән лицеенең 8 нче сыйныф укучысы Захарова Надежда 3 урынны яулады.

 

Укучының  исеме, фамилиясе

Гомуми  белем  бирү  мәктәпләре

класс

статусы

Укытучысы

1

Захарова Надежда Павловна

 

Чирмешән лицее

 

8

3 урын

Хаматвалиева Ә.С.

 

    9 нче сыйныф укучылары бердәм республика тестированиесен уңышлы гына тапшырдылар. Республикада уртача билге – 3,79, ә районда уртача билге – 3,81.

    11 сыйныфтан ике укучы -Чирмешән лицее һәм Ульяновка урта мәктәпләреннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар һәм әлеге сынауны уңышлы гына үттеләр. Республикада уртача балл -74,34. Районда -76 балл.

 

Имтихан тапшыручы укучылар 

Балл

Гомуми  белем  бирү  мәктәпләре

1

Ашрапова Инзилә Алмазовна

78

Чирмешән лицее

2

Портнова Ольга Николаевна

74

Ульяновка урта гомуми белем бирү мәктәбе

Гомумән,ирешелгән уңышларыбыз белән генә чикләнеп калмаска,алдагы уку елында да тырышып эшләргә уйлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International