Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешәндә әфганлыларны хөрмәтләделәр
2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 26 ел булды. 1979да башланып, 1989 елның 15 февраленә чаклы барган бу сугышта 88 райондашыбыз катнашкан. Шөкер, якташларыбыз арасыннан әлеге бәрелешләрдә һәлак булучылар юк.
Ил тарихына кереп калган шушы вакыйгалар геройларын үткән атнада оештырылган чараларда искә алдык. Чирмешәндә бу көнне, Җиңү паркында, “әфганчылар” сугышларда һәлак булганнар истәлегенә веноклар куйдылар.
Әфганстан җирендә 15 меңләп совет солдаты башын салган. Безнең республикадан анда 296 хәрбинең гомере өзелә, 260 якташыбыз гомерлеккә гарипләнеп кала. 220 татарстанлы сугыштан кайткач, психологик һәм тән яраларыннан дөнья куйган. Болар бит, нигездә, 18 - 19 яшьлек егетләр, малайлар. Баксаң, безнең районнан әфганны узган 88 чирмешәнленең 19 ы инде гүр иясе икән.
Әфганстанда каты яраланып, әллә ничә катлаулы операцияләр кичереп, чак кына исән калган Туймәт егете Рамил Сәгыйров “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән. Якташларыбыз Юрий Ивлев, Ринат Мөхиббуллин, Николай Семаев, Константин Терентьев, Александр Чирков, Вил Дәүләтшин - “Сугышчан хезмәтләре өчен”, ә Петр Евдокимов, Александр Борисов, Фаик Шәйдуллин, Әсхәт Хөсәенов “Батырлык өчен” медальләре ияләре.
Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләр вакытында япь-яшь килеш һәлак булган якташларыбыз - Керкәледән Илдар Ногмановны, Бәркәтәдән Фәрһат Шакирҗановны, Иске Кадидан Илсур Җаббаровны да бу көнне искә алдык.
-Әфган һәм башка кайбер “кайнар нокта”ларда хәрби хезмәт узган якташларыбыз приказ үтәп, ил кая җибәргән, шунда барганнар. Сез ялган медицина белешмәсе белән, я ниндидер “зур абзый” артына ышыкланып хезмәттән качып калучылар түгел. Рәхмәт сезгә, без сезнең белән горурланабыз, - диде район мәдәният йортында дәвам иткән чарада район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина.
Иске Котыш авылыннан, Николай Григорьев Әфганстанда 1982-1983 елларда хезмәт итә. Элемтәче, чик сакчысы булып. -Анда күп яшь егетләр: гади солдатлар, офицерлар кырылды. Яраланучыларны әйткән дә юк, бүген аларны - үзебез белгәннәрен дә, белмәгәннәрен дә искә алабыз,- ди әфганчы ветеран.
Чирмешәндә узган бәйрәмдә Әлкидән килгән ансамбль дә катнашты. Хәрби киемле артистлар патриотик җырлар башкардылар. Ахырдан исә, чарада катнашкан кунакларга табын көйләнде.
Марат Гомәров (Безнең Чирмешән)
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2024 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
"Экояз 2024"
"Экояз 2024"
7
май, 2024 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
«Бөек Җиңү» темасына музей дәресе
«Бөек Җиңү» темасына музей дәресе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз