Балалар сәнгать мәктәбенең иртә эстетик үсеш төркемендә ачык дәрес

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең иртә эстетик үсеш төркемендә, Гаилә елына багышлап, ата-аналар белән уртак дәрес узды. Балалар татар милли киемнәре, аның элементлары белән таныштылар һәм татар мәдәнияте символы буларак  түбәтәй-калфак ясадылар. Халык тормышында традицион мәдәниятнең әһәмияте һәм роле бәяләп бетергесез. Бу халык тәҗрибәсен тапшыру формасы,  характер формалаштыру чыганагы һәм милли үзаңны тәрбияләү һәм формалаштыру чараларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International