15 февральдә район мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык 2024» ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район сайлап алу туры узды

2024 елның 16 феврале, җомга

15 февральдә район мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык 2024» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район сайлап алу туры узды.

Сайлап алу туры түбәндәге номинацияләр буенча узды: Вокал-соло; Вокаль ансамбльләр; Хореография; Конферанс.Сайлап алу турында район мәдәният йорты хезмәткәрләренең тәрбияләнүчеләре катнашты.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Закирова Әлфия Мусаидовна  укучыларын  «Вокал – соло» номинациясендә, Рыбакова Агриппина Ивановна «Конферанс» номинациясендә  әзерләделәр, анда төрле яшьтәге балалар фестивальдә катнашучы дипломантлары булдылар. Район этабында җиңүчеләр 16 февральдә 18.30 сәгатьтә гала-концертта чыгыш ясаячак, ул шулай ук район мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International