Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Бу гадәти көн түгел. Ул бәйрәм  бөтен дөньядагы балалар проблемаларына, шулай ук балалар дөньясы белән өлкәннәр дөньясы арасындагы үзара аңлашуга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәрлек көн буларак күзалланган.

Шул ук көнне Россия Федерациясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.

Чирмешән муниципаль районында әлеге көнгә багышланган чара 2023 елның 20 ноябрендә Күтәмә  мәктәбендә уздырылды, анда 8-11 сыйныф укучылары катнашты.

Мәктәп укытучысы Чалин Александр Германович укучылар белән «Гиперопека» тематикасы һәм видеороликлар күрсәтү буенча уен дәресе үткәрде, 8 нче сыйныф укучысы Семайкин Павел видеослайдлар күрсәтте һәм катнашучыларны Бала хокуклары декларациясендә беркетелгән балаларны яклау һәм иминлек өчен мөһим булган төп гарантияләр һәм принциплар белән таныштырды.

Чарада катнаштылар:

–Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе  Е.Е. Баляева, Чирмешән нотариаль округы нотариусы Л. Ш. Фәсхетдинова, "Игелекле йөрәк"социаль ярдәм комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире А. А. Шакурова, шулай ук Чирмешән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре.

«Түгәрәк өстәл» дә катнашу өчен опекун гаиләләре чакырылган иде, анда шундый гаиләләргә кагылышлы темалар  һәм башка күп нәрсәләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International