Чирмешән районында Нәүрүз бәйрәме билгеләп үттеләр

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Күп кенә илләрдә 21 мартта  яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Ул  көн белән төн тигезлеге датасына туры килә.

Бүген Чирмешән муниципаль районында, Яшьләр мәйданчыгында, Нәүрүз бәйрәмен  билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәдәният йортлары белән берлектә бәйрәм чарасы оештырдылар.

Бәйрәмгә кадет мәктәп-интернаты, Чирмешән лицееның 3, 4, 5 сыйныф укучылары, 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары да чакырылган иде .

Бәйрәм кунакларына  театральләштерелгән тамаша әзерләнде.

Балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылды.

Бәйрәмдә катнашучыларны кайнар камыр ризыклары һәм коймаклар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International