Район мәдәният йортында Чирмешән муниципаль районының мәдәният учреждениеләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычлар турында йомгаклау киңәшмәсе узды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

6 февральдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мәдәният учреждениеләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычлар турында йомгаклау киңәшмәсе узды.

Җыелыш эшендә ТР Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, ТР Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Габдрәшит Мөдәрис улы Җамалтдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Вәгыйз кызы Муксинова катнашты.

Мәдәният бүлеге башлыгы Наталья Иляева 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга алда торган бурычлар турында мәгълүмат бирде. Район мәдәният йорты директоры Альмир Жораев, үзәк китапханә директоры Чулпан Мөбәрәкшина, Бәркәтә мәдәният йорты директоры Фәния Кашаповалар доклад белән чыгыш ясадылар.

Коллегия кысаларында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Чирмешән муниципаль районының «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» район конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International