Билгесез солдат көне

2022 елның 3 декабре, шимбә

3 декабрьдә азатлык сугышчысы һәйкәле янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Шәйдуллин И. Н., ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Кобелев И. Г. рус солдатының батырлыклары белән горурланырга өндәделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муксинова Л.В., мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ияева Н. В, Чирмешән кадет интернат - мәктәбе укучылары Хәтер һәм хөрмәт йөзеннән мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнаштылар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International