Чирмешәнлеләр "Зур этнографик диктант" язалар

2021 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе

“Зур этнографик диктант” халыкара акциясенең беренче көнендә, 3 ноябрьдә, район мәдәният йортында йөздән күбрәк кеше аны офлайн форматта башкарды.

Бу мәйданчыкта укытучылар, мәдәният, спорт бүлекләре хезмәткәрләре белемнәрен сынады. Алар утыз сорауга кырык биш минутта җавап яздылар. Бу акциягә Чирмешән аграр техникумы укучылары һәм укытучылары да кушылды, аларда диктант үзләрендә үтте.

“Зур этнографик диктант” халыкара акциясе “Халыклар күп – ил бер!” лозунгы астында алтынчы тапкыр уза.

-“Зур этнографик диктант”ны онлайн форматта да язарга мөмкин. Акция 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә, - диде акциянең райондагы кураторы Альмир Жораев. – Эшләрнең нәтиҗәләре 8 ноябрьдә билгеле була. Аның белән муниципаль район, район газетасы сайтларында, район мәдәният йортының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин. Монда катнашучының исем-фамилиясе язылмый, аны һәркем үзенең идентификация номеры буенча карый алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International