"Җырдай моңлы туган тел" танып-белү сәгате

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Кармыш авыл китапханәсендә "Җырдай моңлы туган тел" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар белән һәр телнең матур һәм бай булуы турында әңгәмә үткәрелде. Әмма моның шулай икәнлегенә инану өчен телне яхшы белергә кирәклеге искәртелде. «Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чараның икенче өлешендә балалар белән "Капкалы", "Йөзек салышлы" кебек милли фольклор уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, әйтемнәр искә төшерделәр. Чараны, әлбәттә, "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International