Безнең музейдагы барлык экспонатлар диярлек бүләк ителгән, музей ачылганнан бирле фондларны якташларыбыз тулыландыра.
Туган як тарихы музее фондлары яңа экспонатлар белән тулыланды. Радик Мөхәммәтшин музейга экспонатлар бүләк итте: ВЦ-381 рекорд телевизоры, FUNAI видеомагнитофоны, DVD- проигрыватель, ике DVD-кассета, Серенада 306 транзистор радиола, тегү машинасы.
Шулай ук Газизовлар гаиләсе музейга агачтан балалар чаналары һәм кием үтүкләгеч бүләк итте.