Бөтенроссия халык санын алу

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

     «Бөтенроссия халык санын алу турында» 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, ун елга кимендә бер тапкыр халык санын алу үткәрелә.

Халык санын алу демографик, икътисадый һәм социаль процесслар турында мәгълүмат формалаштыру максатларында халык турында мәгълүмат җыюдан гыйбарәт.

Әлеге халык санын алу хөкүмәткә алга таба социаль сәясәт оештырырга ярдәм итәчәк.

Һәр кешенең катнашуы-ил үсешенә өлеш. Әйтик, узган Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Дәүләт демографик һәм социаль программалар, сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм торак өлкәсендә милли проектлар эшләү өчен файдаланды.

Узган еллар эчендә халыкның күренеше шактый үзгәрде һәм мәгълүматларны актуальләштерү таләп ителә.

Халык санын исәпкә алу Россия Федерациясендә 14 яшьтән алып даими яшәүчеләр узарга тиеш.

Халыктан сорашып белешүдә документлар күрсәтелми, барлык мәгълүмат сорашып белешелүче сүзләреннән чыгып языла.

Исәпкә алучы белән аралашу формасын үзе сайлый: өйдә, йә ишегалдына чыгачак яки исәпкә алу участогына килергә мөмкин.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булуда (Gosuslugi.ru). Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар»дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алуда катнашырга мөмкин булачак.

 

       Дәүләт статистикасы бүлегенең белгече          Гөлназ Гайсина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International