Балалар сәнгать мәктәбенең фольклор бүлегендә халык традицияләрен саклау максатында "Халык традицияләре" исемле чара узды.
Бәйрәмдә балалар халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр, барлык балалар да бүләкләр алдылар, ә бәйрәм ахырында самавырдан чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар.