ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында балалар сәнгать мәктәбенең китапханәчесе Фадеева Валентина Юрьевна Instagram да, балалар сәнгать мәктәбе битендә «ТАССРның халык рәссамы Бакый Идрис улы Урманче иҗаты белән танышу» дип исемләнгән танып-белү онлайн сәгате үткәрде. Максаты: Бакый Урманче шәхесенә һәм иҗатына, Татарстанның милли сәнгатенә кызыксыну уяту.