Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары даими рәвештә конкурсларда җиңүчеләр булалар. "Всезнайкино" бөтенроссия онлайн-олимпиадасында "МХК: борынгы сәнгать культурасы" номинациясендә декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең 4 сыйныф укучысы Дәүләтбаева Адилә 2 урын яулады, ә укытучысы Шәфикова Рәмзия Ринат кызы XIV халыкара "Звездное рандеву" иҗат конкурсының декоратив-гамәли иҗат номинациясендә 1 дәрәҗә җиңүчесе булды.