Казанда «Безнең фермер» дигән уникаль мәйданчык ачылды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәүдә мәйданының эшчәнлеге белән танышты.

“Төп максат - Татарстан фермерларына аларның продукциясен сатуда ярдәм итү, ә шәһәр кунакларына һәм халкына - республика байлыгы белән танышыырга, иң тәмле һәм кызыклы әйберләрдән авыз итеп, аларны сатып алырга ярдәм итү”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, инвесторлар, ритейл һәм кунакханә-ресторан бизнесы вәкилләре биредә «Хәләл» продукция ассортименты белән таныша, кирәкле әйберләрне татып карый ала һәм шунда ук аларга килешүләр төзи ала. Киләчәктә мәйданчыкны рәсми һәм туристик делегацияләр маршрутына кертү һәм аны экспорт өчен старт бирү мәйданчыгы итү планлаштырыла.

Кибетнең тагын бер аерымлыгы шунда, анда әйбергә сәүдә өстәмәләре юк, бәяне фермер үзе куя.

«Безнең фермер»да бүген үк «Кәүсәр» АХҖКның продукциясе бар, болар: суытылган үрдәк ите, пешерү өчен җыелмалар, паштетлар, казылыклар, үрдәк пилмәннәре, бәлеш һәм башка ярымфабрикатлар. Татарстанның башка «Хәләл» продукция җитештерүчеләре дә мәйданчыкка үз продукциясен куярга әзер булуларын белдерделәр.

Үз продукциясен урнаштыру буенча тулырак мәгълүматны фермерлар 89872086776, 89172204717 телефоннары аша шалтыратып белешә алалар.

Ә сатып алучыларның бүген үк, Казан шәһәре, Мәрҗәни ур., 16 йорт адресы буенча килеп, Татарстанда «Хәләл» ислам кануннары нигезендә үстерелгән Cherry Valley үрдәгеннән деликатесларны беренчеләрдән булып татып карау, шулай ук үрдәк, сарык һәм ат итләреннән ярымфабрикатлар сатып алу мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International