«Мәрхәмәтле йөрәк» – Лашманда

2019 елның 14 мае, сишәмбе

«Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм ккүрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина Лашман урта мәктәбендә булдылар. Биредә алар коррекция сыйныфларында белем алучы укучылар  белән өй курчак театры ярдәмендә занятие үткәрделәр. Занятиенең максаты: курчак персонажының хис-тойгыларын аңларга, аларны интонация ярдәмендә чагылдырырга өйрәтү, сүз запасын тулыландыру. Балалар рус халык әкиятләренең инсценировкаларында бик теләп катнаштылар, әкият геройлары образларын гәүдәләндерергә тырыштылар.

Әлеге чарада 18 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International