Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлап үзәк китапханәдә парламент дәресе узды. Китапханәчеләр өлкән класс укучыларын Россия һәм Татарстанның парламентаризмы тарихы белән таныштырдылар, дәүләт символлары турында видеофильмнар күрсәттеләр, "Үз хокукларыңны бел" темасына медиа-викторина уздырдылар.