"Көзге изгелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Урманастыүтәмешлеләр дә  бу акциягә  кушылдылар. Авылда 25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр һәр көнне төрле чаралар уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Фиалка Наскова изге эшләр турында әңгәмә үткәрде, ялгыз яшәүчеләргә, мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм иттеләр. 9 бала тәрбияләүче Заһретдиновлар гаиләсендәге балалар белән әкәләләр, орлыклар кулланып  төрле әйберләр ясадылар.

29 сентябрьдә  балалар сәнгать мәктәбе  территориясендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Изгелек ярминкәсе" уздырдылар. Тамашачылар алдында  "Ветеран" һәм "Ядъкәр" ансамбльләре чыгыш ясады. Әлеге чарада, "Ямаш-нефть" җәмгыяте ярдәме белән,  биш мөмкинлеге чикле балага компьютер өстәле һәм кресло алу өчен сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International