16 сентябрьдә, "Яшел Россия" Бөтенроссия акциясе кысаларында Нурлат агарар техникумы филиалы студентлары һәм хезмәткәрләре санитар чисталык буенча өмә үткәрделәр. Алар үз территорияләрен һәм беркетелгән - Кыр урамын чистарттылар, техникум филиалы территориясенә чыршы, нарат үсентеләре утырттылар.