Сәлахова Мусавара Мотыйгулловна

         Сәлахова Мөсәвәрә Мотыйгулла кызы   Чирмешэн районы Кармыш авылында 1924 елның 15 маенда Бибиҗамал белән Мотыйгулла гаиләседә дөньяга килә. Кызның балачак тормышы авыр, ачлы- туклы вакытка туры килә. Кармыш авылы мәктәбендә дүрт сыйныф белем алганнан соң , энисенә булышып көн күрергә туры килә аңа. Бик яшьли гел хезмәттә була.Фермада бозаулар  караша.

        Мөсәвәрә әбигә сугыш башланганда 17 яшь кенә була әле.  “Бик күп хәсрәтләр күрергә туры килде” –дип искә ала күз яшьләре аша Мөсәвәрә әби. “Ачлыгын да күрдек, яшҗли урман да кистек. Сугыш вакытында 1943 елларда Казанга авиация заводына эшкә җибәрделәр. Самолет детальләре җитештерергә булыштык. Бездән тәүлегенә күккә  унар самолет күтәрелеп китә иде” . Мөсавәрә әби бу эшлэрне башкаруын бик авыр чаклар булса да сөенеп сөйли. Узенең Бөек Ватан сугышында җинүгә элеш кертүе белән горурлана. “Без бу тыныч ил өчен тырыштык бит . Барысын да эшләдек .”-ди ул.

         1946 елда Кармыш авылының иң уңган , чибәр егете, балта остасы Сәлахов Юнес Мәгьсум улына (Бөек Ватан сугышы ветераны) кияүгә чыга. Алар тормышның кайгысын, шатлыгын бөргә кичерәләр. Җиде бала үстергәннәр. Балалары  Мансур (1947), Мөслимә (1951), Рәис (1953), Рәйсә (1954), Галия (1957), Гөлсинә (1959), Зөлфия (1965).  Барлыгы 12 оныклары, 11 оныкчыклары бар.

        Юнес абый инде күптән вафат. Мөсәвәрә әби төп йортта улы Мансур, килене Фәния тәрбиясендә яши. Мөсәвәрә әбигә күз генә тимәсен, зиһенле, гел елмаеп каршы ала. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән ветеран ул.  Һәр елны ветераныбызны зурлап ана буләкләр тапшырыла, аны хөрмәтләп туган көннәрен,  юбилейларын котлап узалар.  Менә бу елда да Җиңүнең 75 –еллыгын каршылап хөкемәтебеә тарафыннан хөзмәт һәм тыл ветераны Сәлахова Мөсәвәрә Мотыйгулла кызына юбилей медале тапшырылды.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International