Назырова Марьям Аюповна

1926 нчы елның 21 октяберендә Югары Чыгтай авылында гаиләдә 6 нчы бала булып  дөньяга килә. Әнисе үлгәндә 6 айлык, ә әтисе үлгәндә 1 яшьлек булып кала. 15 яшьлек абыйсы Сөлайман  белән 13 яшьлек апасы Хәтирә карап үстерәләр.

“13 яшемдә колхоз эшенә утауга, урак уруга чыктым, ә сугыш башлангач, 15 яшемдә ат җигеп берүзем кырда 10 гектар җирне сөрдем.Үзем ач, авыз тутырып ашарлык ипи дә юк, ул авырлыкларга ничек түзгәнне бүген дә әйтә алмыйм. Ичмаса, миңа терәк булган Газимҗан абыемны да сугышка алдылар, 2 айдан ук үлүе турында хәбәр килде”,  - дип күз яшьләрен сөртте Мәрьям әби Назырова. “

1945 нче елның көзендә авыл егете Минәхмәт абыйга кияүгә чыга. Ул кыю һәм эшкә бик булдыклы кеше була. Мәрьям әби пенсиягә чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли. Аның Бөек Җинүгә багышланган 6 юбилей медале бар.   Назыровлар гаиләсе тормыш авыр дип тормаган, алты балага җан иңдергән, үстереп олы тормышка чыгарган.

“ Алты бала үстердек, йөзебезгә кызыллык китермәделәр, һәркайсы укып, тырышып тормышта үз юлын тапты, гаилә корды. Ирем, әтиләре вафатыннан соң да мин ялгыз түгел, балаларым һәм оныкларым гел хәлемне белешеп торалар”,- ди 94 нче яшь белән баручы Мәрьям әби.

 Бүгенге көндә кадер-кайгыртуда яшәп яткан әби , биш вакыт намазын калдырмыйча, тормышына шөкер итеп , 5 баласы,  8 оныгы, 13 оныкчыгы белән бәхетле картлык кичерә.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International