Илалова Наиля Галиевна

                               Тыл Ветераны Илалова Наилә Галиевна.

1932 нче елнын 24 февралендә Чирмешән районы Кара Чишмә авылында дөньяга килгәнмен,без 6 бала идек мин өченче бала,безнен әти сугышка киткәндә мина 9 яшь иде ин төпчек сенелгә 1 ай иде,ни эшләргә,  әти киткәч әнигә ярдәм итәргә кирәк.  Олы апам Хөснидәгә 17 яшь иде,ул тракторда 17 ел эшләде абый плугар булып эшләде. Алар киткәч олы бала булып мин калдым, 14 яшь тулмаган иде, урман кисәргә йөредем.  Безнен авыл Рафагат абзыйга каршы агач кистем, ашарга юк , әни урактан кулмәк җиңенә бодай салып урлап кайта иде. Әле тикшерә торган булганнар,  тапсалар алып калганнар. Әни кайткач, идән астына төшеп яргычтан тарттырып үрә пешерә иде, әллә ниләр күрдек:  хәер сорашырга Югары Кәминкә авылына киттек ,авылдан өчәү Минсагит, Мәүлет һәм мин авыл очында бер йортка кердек тегүче бабай булып чыкты,тегеләр кермәде, мина бер кабартма һәм бер төче коймак бирделәр, мин аны өйдә калган сеңелемә алып кайтырга булдым,теге малайлар миннән алмакчы булдылар, ну мин усал булдым, 9 бәрәнге дә эләкте эле ,шул  көнне бездән дә бай кеше юк иде  андагы шатлануыбыз.                                                                                                                                    Әтинен хабәре килгәне әледә күз алдымда, мин идән юа идем. 10 яшьлек чагым, октябрь ае. Сельсовет председателе Тәүфик бабай килеп керде,- кызым әниен кая?- диеп сорады.Нәрсәгә мин әйтәм, күршегә кергән иде дим, әтиеннән посылка килде ди,мин әнине чакырдым -  андагы шатлык.Төенчек бар иде анда:30 сум акча,бер резин галуш һәм 6 метр ак ситсы иде, кара печатле кәгазь. Әни кәгазне күргәч җылап җибәрде, мин шунда анладым әтинен үлгәнен.1949 нчы елны безне Куйбышевка җибәрделәр, параходларга пристань төзергә. 700 кеше идек,шунда комлыкта тордык, русча бер сүз белмибез, кияргә кием юк. Безнен белән читтән кайткан Наҗия исемле кыз бар иде, шул безне әйдәп йөрде,7 ай анда эшләдем.Аннары авылга кайткач коннюх булып эшләдем, көнгә ике тапкыр эшкә бара идек. 1955 нче елны үзебезнен авыл егетенә кияүгә чыктым, 5 бала тәрбияләп үстердек. Аллахыга шөкер,балаларым укымышлы булдылар,унган,тәртипле булдылар.Без күргәннәрне Ходаем сезгә күрсәтмәсен,- диеп тәмамлады Наилә апа.Наилә апанын  Ветеран Войны, Ветеран Труда, Ветеран тыла һәм юбилейный медальләре бар. Без, авылдашлары, хөрмәтле Наилә Гали кызы белән горурланабыз.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International