Гыйрфанова Голсем Габбасовна

1941-1945 еллар.Канлы сугыш еллары.Бу еллар авылыбызның бер йортына да кагылмыйча калмагандыр мөгаен.Карты да ,яше дэ бу утлы елларны күз яшьләрсез искә алмый.Кызганыч ветераннарыбыз сафлары сирәгәя бара.Инде тыл ветераннары да,сугыш чорында яшүсмер булган балалар да бүген 80-90 яшьләрен тутыра.Шуларның берсе – тыл хәм хезмәт ветераны-Гыйрфанова Гөлсем Габбас кызы.

1932 елның 6 апрелендә Иске Кади авылында туган ул.Сугыш башланганда аңа 11 яшь була.Сугыш башлануын да урамда балалар белән уйнап йөргәндә ишетә .

“ Бөтен ир-егетләр фронтка китеп бетте,авылда карт-коры хәм бала-чага гына калды. Бөтен авыр эш безнең ишеләр җилкәсенә төште: иген игү,ат җигеп җир сөрүләр,салам,печән ташулар..Кыш буена балалар ,усмерләр бергә фермадагы сыерларга кышкы кар астыннан печән,салам ташымасакмы,кул белән әниләргә сыерлар савышмасакмы, барысы да эләкте,ничек чыдадык икән дә,ничек үлмәдек икән”- дип күз яшьләренә буылып  искә алды ул чакларны Гөлсем әби.

      Әле бит эше бер хәл,арып кайткач туйганчы ашарыңа булса? Ә ашарга такы-токы гына ,булган бәрәнгене дә ашарга ярамаган,аны да сугышка дип киптергәннәр.

        4 класс белеме булган,бөтен авыр эшләрне эшләп караган  18 яшьлек кызга тормыш авырлыгына карамыйча мәхәббәт хисе килә.Ул 1950 елны шул авыл егете Минвәлигә кияугә чыга. Ике бала белән солдатка булып тора. Минвәли колхозның иң уңган механизаторы була. Шулай матур гына яши генә башлыйбыз дигәндә Минвәли кинәт кенә авырып гүр иясе була.Берсеннән-берсе яшь 8 бала белән Гөлсем тол кала.

        Сугыштан сонгы авыр еллар.... Ашарга ризык,кияргә кием юк...Ә бит әтисез калган 8 балага моны берничек тә анлатып булмый,аларны ничек тә аякка бастырып,кеше итәргә.Менә шуның өчен көнне –төнгә ялгамыйча эшләргә туры килә Гөлсем әбигә.Мәктәптә,мәдәният йортында идән юа,җәйләрен 2 шәр гектар чөгендер эшли. Ярый әле  балаларга күз-колак булырга әнисе Сәхибҗамал әби бик нык ярдәм итә.

    1982 елда лаеклы ялга чыккач та берничә ел эшли әле Гөлсем әби.Кул эшләренә дә бик оста була ул,юрганнар сыра,йонны язып,эрләп бияләйләр,оекбашлар бәйли.

“Без күргәннәрне беркем күрмәсен иде,дөньялар тыныч булсын,сугыш сүзен ишетмәсәк иде”,- диеп теләкләр тели-тели бугенгесе көнне  5 баласын югалткан Гөлсем әби 10  оныгы, 13  оныкчыгы белән тормышка шөкер итеп, матур гөлләргә күмелгән өендә, гомер итә.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International