Давлетшина Өммегөлсем Әвелвафа кызы

Давлетшина Өммегөлсем Әвелвафа кызы 1926 елның 2 июнендә Чирмешән районы Кармыш авылында туган. Ана 3 яшь тулгач гаилә Яшәүче авылына күченеп китә. 4нче сыйныфка хәтле Кармыш мәктәбендә укыган. “Укуны дәвам итәргә әтидән рөхсәт булды”-ди Өммегөлсем әби. “Абый –энеләр укыдылар, без кыз балаларга әти артык белем кирәкмәс диде”. Гаиләдә 7 бала була.

Сугыш башланганда Өммегөлсем әбигә 15 яшь була. «Авылда сугыш вакытында ир-атлардан чирлеләр дә карт корылар гына калды . Бөтен эш хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төште. Без кызлар белән урман кисәргә, утынга бара идек. Иген игеп, урак урып бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләдек”- дип искә ала Өммегөлсем әби бу авыр вакытларны. Сугышка барырга да әзерләгәннәр аларны. Гранаталар атарга өйрәткәннәр.Ачлы-туклы заман. Хәл дә юк. Чөнки көзен амбардагы барлык ашлыкны дәүләткә тапшырасы. Ни дисәңдә сабыр була инде хатын-кыз. “Барысы да җиңү өчен иде!”- ди Өммегөлсем әби.

1946 нчы елны Кармыш авылы егете Давлетшин Мингата (Бөек Ватан сугышы ветераны) белән гаилә корып җибәрәләр. “Алга” колхозы фермаларында эшләгән. Оста тегүче булган. Авыл халкына күлмәкләр теккән. Аларның 5 баласы . Баларына бары дөрес тәрбия биреп, намуслы кешеләр итеп үстерәләр.

Ире Мингата бабай инде күптән вафат. Ул да Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Бүгенгесе көндә Өммегөлсем әби балалары тәрбиясендә. Хәзерге заманда бик сирәк очрый торган иң кешелекле ,эшкә батыр йөрәкле хатын-кызларның берсе ул. Аның бертуктаусыз йорт тирәсен чистартып, тәртип салып, тирә ягын пөхтә итеп тотуы таң калдыра. Балалары да, авыл халкы да Өммегөлсем әбине нык хөрмәт итеп тора. Аның 13 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Тормыш авырлыкларына түзем булганнарга килә ул бәхетле картлык.

Кармыш авылында аны хөрмәт итеп бәйрәмнәргә чакырып, котлап , бүләкләп рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Бөек Җиңүнең һәр юбилей даталарында хөкүмәтебез тарафыннан хезмәт һәм тыл ветераны Давлетшина Өммегөлсөм әбигә юбилей медальләре , бүләкләр тапшырыла.

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International