Авыл җирлеге турында

АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ТУРЫНДА.

Географик урыны:

 

Яңа Элмәле авыл җирлеге территориясе Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы составына керә , төньяк-көнбатышка таба, Чирмешән район үзәгеннән 35 км ераклыкта урнашкан.

Яңа Элмәле авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авыллары.

Халык саны-1130

Милли состав буенча: чувашлар-1038, руслар -82, татарлар – 6, мордвалар -4.

Авыл җирлеге чикләрендә гомуми мәйданы: 6887 га.

 

Муниципаль берәмлек турында кыскача тарихи белешмә:

 

1965 елның 9 сентябреннән Лашман авыл Советы составыннан чыгу сәбәпле Яңа Элмәле авыл Советы оеша. ТР Югары Советының 30.11.1994 ел, №22-51-ХП карары нигезендә «Җирле үзидарә турында»ТР Законы гамәлгә керде, 1995 елның 5 маеннан Яңа Элмәле авыл Советы урынына Яңа Элмәле җирле үзидарә Советы төзелә.

2006 елның 1 гыйнварыннан «РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә «Яңа Элмәле авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге барлыкка килде.

 

Муниципаль берәмлекнең төп социаль-икътисадый характеристикасы

Яңа Элмәле авыл җирлеге территориясендә бар:

«Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Радуга» Яңа Элмәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Солнышко» Иске Элмәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Яңа Элмәле почта элемтәсе бүлеге

Иске Элмәле почта элемтәсе бүлеге

Яңа Элмәле ФАПы, Иске Элмәле ФАПы

«Яңа Элмәле мәдәният йорты» МБУ

«Яңа Элмәле мәдәният йорты» МБУ Иске Элмәле авыл клубы

Шәхси эшмәкәрләр кибетләре: , «Березка» кибете,  «Мотягина К.В.” ИП, «Степанова Н.П.” ИП..

 

Предприятиеләр исемлеге

 

«Сөлчә» ҖЧҖ - директоры Хаматов Хәмзә Ильяс улы.

Соңгы яңарту: 2022 елның 9 феврале, 15:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International