Авыл җирлеге турында

 

Авыл җирлеге турында.

Географик урыны

Югары Кәминкә авыл җирлеге Чирмешән авылыннан 18 км төньякта Зур Кәминкә елгасы ярында урнашкан.

Мәйданы, халык саны һәм составы

Территория 4329 кв. км, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 3491 га тәшкил итә. Территориядә 3 торак пункт - Югары Кәминкә, Ибрай Каргалы, Кызыл Яр авыллары урнашкан. Югары Кәминкә авылы административ үзәк булып тора.

Авыл җирлегендә йортлар саны – 276 (Югары Кәминкә - 142, Ибрай Каргалы – 107, Кызыл Яр – 27), халык саны – 647 кеше (Югары Кәминкә – 334, Ибрай Каргалы - 261, Кызыл Яр - 52). Шуларның: 312се ир-атлар (Югары Кәминкә – 163, Ибрай Каргалы - 125 , Кызыл Яр – 24), 335е хатын - кызлар (Югары Кәминкә – 171, Ибрай Каргалы – 136, Кызыл Яр - 28), 106 сы мәктәп яшендәге балалар (Югары Кәминкә – 53, Ибрай Каргалы - 45, Кызыл Яр - 8), мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 24.

Халыкның составы: татарлар - 637, руслар -1, башка милләтләр - 9.

Кыскача тарихи белешмә:

Югары Кәминкә авылы Чирмешән авылыннан 18 км төньякта Зур Кәминкә елгасы ярында урнашкан, ул 1710 елдан бирле мәгълүм. 1860 елга кадәр авыл халкы эшче-крестьяннар булып эшли. Терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. 1859 елда авылда бер мәчет була. 20 гасыр ахырында авылда 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә төзелә, тегермән һәм кибет була. Авыл җәмгыяте чорында җир 1664 гектар тәшкил иткән. 1920 елга кадәр авыл Күтәмә волосте Чистай өязенең Казан губернасына, аннары ТАССР Чистай кантонына беркетелә. 1930 елның 10 августыннан Беренче Май районы, 1963 елның 1 февраленнән Лениногорск һәм 1965 елның 12 гыйнварыннан Чирмешән районы составына керә.

1782 елда авылда 29 ир – ат, 1859 елда – 635 кеше, 1897 елда – 1344, 1908 елда – 1590, 1920 елда – 1520, 1926 елда – 1610, 1949 елда – 660, 1958 елда – 671, 1970 елда – 774, 1979 елда – 641, 1989 елларда – 393 кеше була.

Ибрай Каргалы авылы Чирмешән авылыннан 18 км төньякта, Зур Кәминкә елгасы кушылдыгында урнашкан. 18 гасырның беренче яртысында авылга беренче нигез салына. 1860 елга кадәр авыл халкы эшче-крестьяннар. Терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында Ибрай Каргалы авылында мәчет һәм мәдрәсә була. Бу чорда җан башына туры килгән җир 929 дисәтинә тәшкил иткән. 1782 елда 72 ир-ат заты исәпләнә.

Кызыл Яр авылы Чирмешән авылыннан төньяктан 16 км ераклыкта, Зур Кәминкә елгасы башында урнашкан. 1920 елның беренче яртысында авылга беренче нигез салына. Авылның нигезе Казан губернасы, Чистай өязе, Күтәмә волосте, аннары ТАССРның Чистай контонына карый. Терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. 1926 елда 165 кеше яши, 1949 елда – 192, 1958 елда – 162, 1970 елда – 208, 1976 елда – 176 һәм 1989 елда 101 кеше яши.

Төп социаль-икътисадый характеристика

Авыл җирлегендә 3 чишмә төзекләндерелде. Суэтем башнялары 5, барлыгы 34 колонка (Югары Кәминкә – 17, Ибрай Каргалы - 12, Кызыл Яр – 5), 13439 м. суүткәргеч үткәрелгән. Урамнар өчен 73 яктырткыч куелган (Югары Кәминкә – 28, Ибрай Каргалы - 30, Кызыл Яр – 15).

http://vkamenka.ru/novosti

Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

1.Югары Кәминкә авыл җирлегенең административ бинасы. Адрес: 423108, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дуслык ур., 8, тел. (84396) 2-34-17.

2. «Югары Кәминкә төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Адрес: 423108, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дуслык ур., 8, тел. (84396) 2-34-17.

Директоры Мингатина Гөлшат Габдрахман Кызы

https://edu.tatar.ru/cheremshan/v-kamenka/sch

3. «Карлыгач» Югары Кәминкә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Адрес: 423108, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дружба ур., 6 йорт, тел. (84396) 2-34-65. Мөдире Гыйләҗева Илфира Мәгъсүм кызы

https://edu.tatar.ru/cheremshan/b-kluch/dou/v-kamenka/dou

4.Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты, адресы: ТР, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дуслык урамы, 7нче йорт, директоры Хөснуллина Лилия Хәсәнҗан кызы.

5. ФАП, ТР, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Ленин ур., 19, (84396) 2-34-14, мөдире Сафиуллина Җитез Габдрахман кызы.

6. ФАП, ТР, Чирмешән районы, Ибрай Каргалы авылы, Дружба ур., 7, (84396) 2-34-02, мөдире Маслохова Фирдәүсә Хәниф кызы.

7. Югары Кәминкә авыл китапханәсе, ТР, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дружба ур., 7нче йорт, мөдире Фатыйхова Рабига Рәҗәп кызы.

8. Югары Кәминкә элемтә бүлеге, ТР, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дружба ур., 1а (84396) 2-34-25, начальнигы Юнысова Рәфисә Рафаэль кызы .

9. Югары Кәминкә авылы РайПО кибете

Адрес: ТР, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Ленин ур., 46а

Телефон: юк

10. Югары Кәминкә авылы РайПО кибете

Адрес: ТР, Чирмешән районы, Югары Кәминкә авылы, Дуслык ур., 48а

Телефон: юк

 

11. Шәхси эшмәкәр Сәйфетдинов А.Н. кибете

Адрес: ТР, Чирмешән районы, Ибрай Каргалы авылы, К.Маркс ур., 33б

Телефон: юк

 

Авыл хуҗалыгы

Югары Кәминкә авылында «Илхан»терлекчелек комплексы төзелә башлады. Терлекчелек комплексын төзүгә җирле эшмәкәр Ильяс Хәнәфиев алынган. Терлекчелек комплексы өчен 500 баш тана сатып алырга, киләчәктә сыерлар санын 1000 башка җиткерергә планлаштыралар.

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 марты, 14:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International