Укытучыларның быелгы август конференциясе “Чирмешән муниципаль районының стратегик үсеше: шартлар сыйфатыннан – белем бирү сыйфатына” темасы буенча узды.
Конференциядә төп доклад белән чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Әхтәмова бүген район мәгариф системасында иң төп проблемалар дип түбәндәгеләрне атады:
-җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйләп, укыту эчтәлеген һәм технологиясен яңартуда соңару;
-укытучылар җитешмәү;
-кайбер белем йортларында материаль-техник базаның тиешле таләпләргә туры килмәве;
-без республика күләмендәге рейтингта “кызыл зона”да.
Конференциядә Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының информацион технологияләр һәм куркынычсызлык бүлеге начальнигы Александр Кравцов катнашып, укытучыларны яңа уку елы башлануы белән тәбрикләде.