17 августта беренче Чирмешән мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 26 мәктәптән 75 укытучы катнашты. Башлангыч класс укытучылары докладлар белән чыктылар, фикер алыштылар, 2017-2018 уку елына эш планын тикшерделәр һәм расладылар.