Үзбәкстанда яшәгән яки анда кунакта булган һәр кеше үзбәк кухнясын җылы тәэсирләр белән искә ала. Бу ризыклар арасында сумса аеруча зур урын алып тора. Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында катламлы сумса пешерү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Пешерү остасы - Рәйханә Карабаева.