25 июльдә Әлки дәүләт ветинспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дежурга чыккач 19 автотранспортны тикшергәннәр. Самара өлкәсеннән Чирмешәнгә, ветеринария документы булмаган килеш, колбаса төяп кайту очрагы ачыкланган. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.