Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматлар буенча, әлегә 3885 тонна печән (планлаганның 78 проценты), 4046 тонна сенаж (19 процент) хәстәрләнгән.
“Сөлчә” җәмгыяте иң күп печәнле – биредә ул 1362 тонна җыелган (план – 766). “Ильхан”да да соңгы вакытта бу эшне нык көчәйттеләр. “Сөлчә”дә 1876 тонна сенаж да салып куйдылар. Бу төр азык “ЧИРМЕШӘНАГРО”да 1140 тоннага җитте.