Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “ҮтәмешАГРО” җәмгыяте директоры Ирек Гаяз улы Галимов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре, күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен “Әккәрәй” ҖЧҖ агрономы Сергей Алексеевич Сипатров һәм “БИО-АГРО” ҖЧҖ идарәчесе Руслан Солтан улы Хәлиуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Тырыш, нәтиҗәле хезмәте, район халкына югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүе һәм Курган өлкәсе Шумиха шәһәрендә Сабан туе уздыруда актив катнашканы өчен "Чирмешән гомумтуклану" кулланучылар җәмгыяте директоры Мамурә Галимҗан кызы Гафиева Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.