Чирмешәннән Александр Белоногов 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Чирмешәннең тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны – Александр Белоногов 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбиляр Россия Президенты исеменнән котлау хаты алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова  район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Александр Васильевич тумышы белән Акташ районыннан. Александрга 4нче класстан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 17 яше тулу белән, 1944 елда аны армия сафларына алалар. Яшь егетләрне ерак Көнчыгышка Кореяга озаталар. Александар хәрби курслар узгач  зенит артиллериясе разведчигы белгечлеге ала, 1945 елга кадәр Кореяда хезмәт итә. Япония белән сугыш тәмамлангач Владивостокта, соңрак хезмәтен Сахалинда дәвам итә. Ул барлыгы алты ел да алты ай хезмәт итә.
Александар Васильевич сугыштан кайткач  машина йөртүчеләр курсында укый. 1953нче елда Антонина Ивановна белән гаилә коргач, Чирмешәнгә күчеп киләләр, Элмәле авылы янындагы леспромхозга эшкә урнаша. Ветеран пенсиягә чыкканчы райсоюзда машина йөртүче булып эшли, әле лаеклы ялга чыккач та нефтьчеләрдә каравылда тора. 
Белоноговлар ике ул тәрбияләп үстерәләр, карчыгы инде мәрхүмә. Александар Васильевич икенче улы Петр тәрбиясендә яши. Олы уллары Владислав ерактарак – Ульяновскийда яшәсә дә әтисе янына еш кайталар. Юбилей көнне дә төп нигездә кунаклар күп җыелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International