Әккәрәйдән Маланчевлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

15 июльдә Сабантуйда  тантаналы шартларда Әккәрәйдән Маланчевлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм  тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр.
Маланчевлар гаиләсе 1971 елның 25 февралендә  барлыкка килә һәм инде менә 46 ел Әккәрәйдә үрнәк гаилә булып яшиләр.  Андрей Андреевич Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм гомере буе Фрунзе исемендәге колхозда инженер-механик булып эшли, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы. Евгения Ивановна Бөгелмәдә бухгалтерлык мәктәбендә белем ала,  Әккәрәйдә  кибеттә сәүдә итә. Маланчевлар өч кыз һәм  бер ул тәрбияләп үстерәләр, 9 оныклары бар.  Тату гаиләдә үскән балалар барысы да югары белем ала, кызлары Әккәрәй мәктәбендә укытучы, уллары  Күтәмәдә янгын частендә эшли. Маланчевлар гаиләсендә бүген дә мәхәббәт хөкем сөрә, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International