Мәктәп укучыларының XI Спартакиадасы зачетында 2000-2002 елларда туган кызлар арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышларда безнең кызлар өченче урынны алды.
Ярышларда районыбыз данын Бәркәтә, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләре укучылары (тренерлары Марат Җамалиев) яклады. Минзәләдә узган ярышларда алты район командасы катнаша. Хуҗалардан аз гына калышып, безнекеләр өченче булса, теләчелеләр беренче булган.