Татарстанда “Туган як экологиясе” республика конкурсы старт алды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе
Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.

Конкурс җәмәгатьчелекнең һәм ТР яшь буынының игътибарын туган якның әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен, агымдагы елның 10 сентябренә кадәр түбәндәге юнәлешләрнең берсендә проект әзерләргә һәм ТР территориясендә аны гамәлгә ашырырга кирәк:

​ территорияләр җыештыру буенча экологик акцияләр үткәрү;

​ табигый территорияләрне һәм бүтән төр территорияләрне төзекләндерү;

​ фәнни-тикшеренү проектлары/экологик экспедицияләр;

​ экологик-мәгърифәти юнәлештәге проектлар.

Конкурс өч этапта уза, аларның җиңүчесе төп призны алачак – Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенә (Мәскәү) экскурсия. Конкурсны үткәрү сроклары:

​ 1нче этап – 2017 елның 1 маеннан 10 сентябренә кадәр катнашучылар проектларын Конкурсны Гамәлгә куючының rgo.tatarstan@mail.ru электрон адресына җибәрәләр. Һәр проектка индивидуаль теркәү номеры бирелә.

​ 2-нче этап - 2017 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр эксперт жюри проектларны бәяләүне үткәрә һәм “Финалистлар исемлеген” формалаштыра, анда 6 иң яхшы эш керәчәк.

​ 3-нче этап - 2017 елның 25 сентябреннән 27 сентябренә кадәр “Финалистлар исемлегенә” кергән командалар, проектларын жюри әгъзалары алдында презентацияләү өчен һәм Рус Географик җәмгыятенең танылган сәяхәтчеләре һәм тикшеренүчеләре белән мастер-классларда катнашу өчен, килеп катнашу этабына чакырылалар.

Конкурста кеше саны 4 кә кадәр булган группалар катнаша ала: Татарстан

Республикасы белем бирү учреждениеләре (мәктәпләр, вузлар, СУЗлар, профильле белем бирү оешмалары) укучылары һәм педагоглары. Әгәр группаның катнашучылары балигъ булмаган яшьтә булса, группаның җитәкчесе белем бирү учреждениесе педагогы булырга тиеш.

Катнашу өчен, проектны түбәндәге таләпләргә туры китереп рәсмиләштерергә кирәк:

1.​ Мәгълүмат хисабы – гамәлгә ашырылган проектны тасвирлау. Үз эченә түбәндәгеләрне ала:

​ табигать саклау проектының авторлык атамасы;

​ торак пункт (район) атамасы;

​ проектны үткәрү урыны;

​ үткәрү урынын сайлауны нигезләү;

​ проект буенча эшләр үткәрүне башлау датасы;

​ тикшеренүне/проектны гамәлгә ашыру этапларын тасвирлау;

​ проектның актуальлеге;

​ проектның нәтиҗәсен тасвирлау;

​ проектның үсеш перспективалары;

​ формат: word (*.doc)

​ файл атамасы: «Заявканы теркәү номеры»_«проект атамасы»_«команда атамасы». doc

​ шулай ук “Финалистлар исемлеге”нә кергән командалар өчен хисапның катнашучыларның имзалары куелган, бастырылган варианты таләп ителә

2.​ Фотографияләр – гамәлгә ашырылган чараларның иллюстрацияләре

​ формат: gif, jpeg, jpg;

​ сурәт чишелеше: 200-300 dpi;

​ файл үлчәме: 0,5 Мб-тан ким түгел һәм 3 Мб артык түгел;

​ фотографияләр элек беркайда да бастырылмаган булырга тиеш;

​ әгәр конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән фотографиядә кеше йөзе сурәтләнгән булса, конкурста катнашучы әлеге йөз сурәтен халыкка белдерүгә һәм бүтән төр файдалануга рөхсәт алырга тиеш.

3.​ Видеоязма - гамәлгә ашырылган чараларның видеоиллюстрациясе

​ формат: AVI, MKV, MOV, MP4;

​ файл үлчәме: 100 Мб-тан артык түгел;

​ дәвамлылык: 15 минуттан артык түгел;

​ әгәр конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән видеоязмада кешеләр гәүдәләндерелгән булса, конкурста катнашучы әлеге видеоязманы халыкка белдерүгә рөхсәт алырга тиеш.

Проектлар 10 сентябрьгә кадәр Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге почтасына Rgo.tatarstan@mail.ru кабул ителә.

Финалистлар Рус географик җәмгыятенең танылган сәяхәтчеләре һәм тикшеренүчеләре белән мастер-классларда катнашачак. Икенче һәм өченче урын алган командалар CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән чумып карау мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International