Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды, анда йөзләгән кеше катнашты.

Моннан 76 ел элек илебез чикләрен бозып кергән фашистларны тез чүктергән халкыбыз батырлыгын әле дә онытмыйбыз, еш искә алабыз.
Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, 8534се кире кайтмый: һәлак була, хәбәрсез югала. Ул сугышта катнашканнардан 12се генә бүген исән-сау.
Бик күп югалтулар китергән аясыз сугышта гомерләре киселгән, үзе турында түгел, иле турында уйлап ут астына кергән каһарманнарны бер минут тын калып искә алдык. Азатлык сугышчысы түренә веноклар, чәчәкләр салынды. Мәктәп укучылары һәйкәл һәм Мәңгелек ут янында почетлы караулда тордылар.

-Әле бүген дә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча кешенең кабере билгеле түгел, әле бүген дә дөньяның кайбер илләрендә тынычлык юк, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина митингта чыгышында. –Без хәтерне югалтмыйбыз, бүген кайгы кичерәбез.
Чирмешәндә үткән Хәтер һәм кайгы митингысында оешмалар, хәрби комиссариат вәкилләре, дин әһелләре, мәктәпләр укучылары һәм укытучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар илдә, дөньяда иминлек, үзара татулык булуын теләделәр, үткәннәрне онытмаска өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International