Татарстанлыларны 3 көнлек яллар көтә

2017 елның 9 июне, җомга

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 нче июнь - Россия көне эшләми торган ял көне булып санала.

Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә Ураза бәйрәме Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булып тора.

РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2017 нчы елда биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12, 24 һәм 25 июнь көннәре ял көннәре булачак.

http://http://mtsz.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/944585.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International