Лашманда авыл советы бинасы төзелә. Төзелеш эшләрен "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе" җәмгыяте алып бара. Бүгенге көндә бинаның стеналары күтәрелеп, түбәсе ябылган, идәннәр бетонланган, су һәм канализация челтәрләре ясалган. Объектны 2017 елның августында тапшырырга планлаштыралар.